Чаллының 14нче балалар китапханәсендә «Блокада икмәге» дигән акция үтә.
Акция барышында китапханәчеләр Гөлчәчәк ханым Гатиева белән Наталья ханым Павлова Ленинград блокадасы дәвамында кешеләргә бирелгән бер көнлек ипи нормасын күрсәтәләр. Ул - 125 грамлы 1 кисәк ипи.
Блокада вакытында кешеләр чыршы ботакларыннан пешерелгән чәй эчкәннәр. Чыршы ботакларында С витаминының дозасы лимоннан 10 тапкыр күбрәк. Бу чәй кешеләргә цинга чире белән авырмаска ярдәм иткән.
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев