Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда беренче яңа татар мәдәнияте фестивале UT FEST узачак

2022 елның 13 августында Чаллыда UT FEST беренче яңа татар мәдәнияте фестивале узачак.

 

 

Чара 16:00 да башлана. Аны URBANTATAR берләшмәсе оештыра. 

Бер көнгә Чаллының үзәк мәйданы — Азатлык — шәһәрлеләрне җәлеп итү ноктасына әвереләчәк, дип белдерә оештыручылар.

Программада — Казанның Yummy Music инди-лейблыннан яңа татар музыкасы концерты һәм Aman Po-Kaifu кунагыннан DJ-сет (Мәскәү), ART LAB, балалар мәйданчыгы, дизайн-маркет, маршруткада урам экскурсиясе һәм махсус менюлы фуд-корт булачак һәм болар барысы да татарча.

ФЕСТИВАЛЬНЕҢ ТУЛЫ ПРОГРАММАСЫ

16:00-22:00 Яңа татар музыкасы концерты һәм DJ-сет

UT FEST фестивалендә Казанның Yummy Music инди-лейблы резидентлары һәм Aman Po-Kaifu Мәскәү диджее чыгыш ясаячак.

Музыкантлар турында:

  • qaynar лабораториясе

Төрле стильләрдән илһамланган qaynar төркеме сынык ритмнар һәм ориенталь мотивлар тулы музыка иҗат итә. Лабораториянең соңгы «Meresimner» альбомы хәзерге заман проблемаларына багышланган. 

  • УСАЛ

УСАЛ төркеме — ул тере барабаннар, бас, гитара һәм нуленче еллар рэпкоры рухындагы көчле речитатив. Төркем бу җәйне Harajiev Smokes Virginia уртак җыр чыгарырга, Казанның төрле мәйданчыкларында, Мәскәүгә «Дикая мята» һәм Екатеринбургка Ural Music Night фестивальләрендә чыгыш ясарга өлгерде.  

  • URTIC электрон дуэты 

Үзенең трекларында музыкантлар татар классикасын синтезаторлар һәм барабаннар тавышлары белән укмаштыра. Аларның «Күчтәнәч» альбомы совет һәм постсовет эстетикасы тулы.

  • Juna инди-фолк төркеме 

Juna төркеме — ул ХХ—XXI гасыр татар шагыйрьләре иҗатына нигезләнгән тылсымлы инди-фолк. Музыкаларында табигать, джембе һәм электрон синтезаторлар яңгырый. G8 премиясе, «Ел альбомы», «Иң яхшы җирле проект» номинацияләр ияләре. Хәзер төркем Роберт Әхмәтҗанов шигырьләренә кечкенә альбом әзерли, ә дебют «Amanat» альбомнары 2020 елда дөнья күрде.  

  • ОММАЖ синти-поп төркеме 

синти-поп квартеты сагыну, дәрт, чибәр татар текстлары һәм пентатоника тулы романтик электрон музыка уйный.   Апрель ахырында чыккан тулы форматлы альбомнарында төркем мәхәббәт турында гына түгел, җәмгыятьнең социаль проблемалары турында да уйларга тәкъдим итә. Классик татар клипларына охшатып, «Уен» җырына төшерелгән клиплары кебек — кызык та, моңсу да. 

  • легендар реюнион — Ittifaq рэп-төркеме 

2007 елны R'n'B, милли көйләр һәм татарча речитатив тулы альбом чыгарган легендар Ittifaq рэп-төркеме татар музыка индустриясен астын өскә китерә. 2009-2012 елларда төркем Рәсәйнең бөтен зур шәһәрләрендә диярлек һәм хәтта фин урманнарында концерт бирә. Аннары 2016 елны Казанда Алафузов Фабрикасында унъеллыкларын бәйрәм итә дә бүтән җанлы чыгыш бирми.  Махсус фестиваль өчен легендар төркем яңадан җыела һәм иске һәм яңа җырларын башкарачак.

  • Aman Po-Kaifu кунагыннан DJ-сет (Мәскәү) 

UT FEST фестиваленең музыкаль программасы татарларга таныш Шәрык традицияләрендә тәмамлачак. Мәскәү кунагы, Powerhouse резиденты — Aman Po-Kaifu винил-сэт — уйнаячак.

16:00 һәм 18:00 Маршруткада экскурсия

Фестиваль темасы — Чаллы маршруткалары. Бу темага URBANTATAR һәм «Урбанистика» студентлар клубы экскурсия уздырачак.  

Экскурсия ПАЗикта барачак һәм ике тапкыр — 16:00 һәм 18:00 сәгатьтә кабатланачак. Урыннар саны чикле; регистрация:

https://forms.gle/f5aGgKRQBRsEFJya8 

Элеккеге юл билетларын, тукталышлар тавышын һәм иске маршрутларны хәтерләгәннәр нүз истәлекләре белән өстәге формада уртаклаша ала.

16:00-19:00 ART LAB

Фестивальдә опен-кол нәтиҗәсендә сайлап алынган һәм Чаллы маршруткаларын шәһәрнең мәдәни коды буларак иҗади кичерү белән шөгыльләнгән рәссамнар лабораториясе нәтиҗәләре тәкъдим ителәчәк. Кунакларны күргәзмә һәм махсус зин көтә. Лаборатория эшен SFERA рәсем һәм креативлык мәктәбе һәм мәйданчык кураторлары әзерли.

Мәйданчык кысаларында:

16:30-17:30 Рәссам-иллюстратор Элина Павловадан (Ratateyka) персонаж булдыру остаханәсе 

Урыннар саны: 12 кеше. Регистрация: https://forms.gle/t8dVSAU9mJqt5fHA9 

17:40-18:20 SFERA рәсем һәм креативлык мәктәбеннән персонаж булдыру буенча бәйге

16:00-19:00 «Подросток» үзәгеннән татар орнаментлары һәм фестиваль стиле элементлары белән киемнәрне бизәү

16:00-21:00 Дизайн-маркет

Милли постерлар, десертлар, мини-бэглар һәм башкалар — дизайн-маркет катнашучылары исемлеге:  

• Резеда Әһлиулловадан татар бизәнү әйберләре (Казан) 

• tatposter татар постерлары (Арча) 

• Рамилә Китабовадан балалар өчен татар китаплары (Чаллы) 

• RA CERAMICS керамик кул эшләнмәләре (Кукмара) 

• LAV_SHAM эко-остаханәсеннән татар язучылары һәм шагыйрьләре әсәрләренә нигезләнгән шәм һәм диффузорлар (Казан) 

• Mira Ceramics чүлмәк остаханәсеннән татар сүзләре язылган савыт-саба (Казан) 

• Полиэтилен пакетлардан һәм ПВХ баннерлардан ясалган BagUp  брендыннан букчалар һәм башка аксессуарлар (Казан) 

• «Иначе говоря» китап клубыннан китаплар, татар комикслары җыентыгы һәм тәбрикләмәләр (Чаллы) 

• eko_studiya студиясеннән шәм һәм сабыннар (Чаллы) 

• «Нечкәбил» татар десертлары (Чаллы) 

• Чулман сәнгать һәм дизайн институтыннан  татар сувенирлары (ЧОУ ВО «КИИД»)(Чаллы) 

• Татьяна Лепптан «Тылсым күрәм» китабы (Мәскәү/ Казан)

16:00-19:00 Балалар мәйданчыгы

Фестивальнең балалар программасын J-get клубы, SFERA рәсем һәм креативлык мәктәбе, «Грувбокс» электрон музыка мәктәбе һәм Big flawa бию студиясе әзерли. Катнашу бушлай. Вакытлары:

16.00-17.00 J-get клубыннан агачтан автобус ясау остаханәсе  

16.00-19.00 SFERA рәсем һәм креативлык мәктәбеннән асфальтта рәсемнәр төшерү һәм автобусны бизәү остаханәсе

16.00-19:00 «Грувбокс» мәктәбеннән заманча электрон музыка ясау остаханәсе

18.00-19.00 Big flawa студиясеннән татар бию элементлары булган урам юнәлешләре буенча бию остаханәсе

16:00-22:00 Махсус менюлы фуд-корт

Фестиваль өчен Чаллының һәм Казанның оешмалары махсус меню әзерли:

  • 1997 елда Чаллының фастфуд индустриясенә нигез салган «Ак Батыр» бистролар челтәре тана итеннән танылган корн-доглар тәкъдим итәчәк.

  • «Hakuna Matata» бары хот-доглар, тако һәм танылган коктейльләрнең хәремсез вариантын, шул исәптән махсус фестивальгә ысланган каздан һәм ананаслы сальсадан URBANTATAR такосы, манго белән мәтрүшкәле лимонад сатачак.

  • Франция белән Испаниядә укыган Альбина Габдрафикованың «The Moment» кондитерлыгы трайфллар, круассаннар, кулдан эшләнгән шоколад һәм легендар «Татарстан» безе торты нигезендә ясалган десерт әзерләячәк.

  • Казан кунаклары «Happy ice Roll» җиләк-җимешләрдән һәм чәк-чәктән кыздырылган туңдырма тәкъдим итәчәк.

Оештыручылар: URBANTATAR шәһәр берләшмәсе тарафыннан Татарстан Республикасының яшьләр министрлыгы һәм Яр Чаллы хакимияте ярдәмендә гамәлгә ашырыла

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә гамәлгә ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев