Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллы шәһәренең "Нур-Ихлас" мәчетендә балалар өчен Коръән уку бәйгесе үтте

24 март көнне Чаллы шәһәренең "Нур-Ихлас" мәчетендә 16 яшькә кадәрге ир балалар өчен Коръән уку бәйгесе үткәрелде.

Чарада 30-га якын бала Аллаһ китабын яттан һәм китаптан уку осталыгы буенча көч сынашты.

7 яшькә кадәргеләр арасыннан беренче урынны Гасимов Рахин яулады, Краснов Эмиль белән Краснов Вилан икенче һәм өченче урыннарны бүлеште.

7-11 яшьлекләр арасында Хайдаров Ямин беренче, Ахметшин Юсуф икенче һәм Саттаров Ибраһим өченче урыннарны яуладылар.

11-16 яшьтәге катнашучылар арасында Хайдаров Ясин беренче, Саттаров Мөхәммәт икенче һәм Саттаров Башир өченче урынга лаек булдылар. Бәйге азагында барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.

Чыганак: http://islamtatar.ru/ сайты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев