Чаллы шәһәренең Азатлык мәйданында 2QAY «Татар дозор» квест-уены үтте
15нче апрель көнне Чаллы шәһәренең «Азатлык» мәйданында 2QAY «Татар дозор» квест-уенын узды. Аны «УРБАНТАТАР» яшьләр берләшмәсе «Нур» яшьләр үзәге, «Мизгел» татар яшьләре клубы белән берлектә оештырды.
Уенда 8-11 сыйныф укучылары, һөнәри белем бирү һәм югары белем бирү йортлары студентлары арасыннан 13 команда катнашты. Алар «Тукай XXI гасыр башында яшәсә, нинди булыр икән?» дигән сорауга җавап эзләделәр.
⠀
Оештыручылар катнашучыларның бик актив булуын белдерә. Ә җиңчүләрне 17нче апрель көнне Чаллы татар дәүләт драма театрында «Мин татарча сөйләшәм» фестивалендә билгеле булачак.
Фотолар социаль челтәрдән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев