Чаллының «Заман» яшьләр үзәгендә «Татар теле – туган телем» дигән квиз-уен узачак
Ачык ишек

Чаллының «Заман» яшьләр үзәгендә «Татар теле – туган телем» дигән квиз-уен узачак

Уенда шәһәр мәктәпләреннән 8-11 сыйныф укучылары катнаша.

Квиз-уен Халыкара туган тел көненә һәм Татарстан Республикасында 
милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган. Уенда шәһәр 
мәктәпләреннән 8-11 сыйныф укучылары катнаша.
Уенның максаты – татар телен өйрәнүне популярлаштыру, укучыларда 
туган тел турында белемнәрне тирәнәйтү һәм киңәйтү, Чаллы шәһәре 
территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә 
хөрмәт тәрбияләү.
Квиз-уеннарның сайлап алу турлары 1-10 февральдә «Заман» яшьләр 
үзәгендә узачак.
Уенның асылы – татар язучыларының биографияләрен, шигырьләрен, 
татар халкының традицияләрен һәм мәдәниятен белү.
Финалда сайлап алу турларында җиңүче командалар көч сынашачак. 
Финал уены «Заман» яшьләр үзәгендә 21 февральдә 14.00 сәгатьтә 
була.


Нет комментариев