Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының “Тирәккәй” балалар бакчасында “Чәк-чәк бәйрәме”

Бакча тормышында үткәрелеп килүче “Карга боткасы”, “Каз өмәсе”, “Сөмбелә”, “Нәүрүз” кебек таныш йола-бәйрәмнәр белән беррәттән, бик үк таныш булмаган “Орчык бәйрәме”, “Кәләпүш көне”, «Чәк-чәк” бәйрәмнәре дә үткәрелә.

Бүгенге көн кадагында торган  актуаль  сорауларның берсе:  туган илебезгә, халкыбызның гореф-гадәтләренә, ана теле булган туган телебезгә мәктәпкәчә яшьтән үк уңай караш, хәтта, әйтергә кирәк, мәхәббәт тәрбияләү. Р.Фәхретдин сүзләре белән әйтсәк “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да чыгара алмас!”.

58 нче “Тирәккәй” балалар  бакчасының татар төркемнәре тәрбиячеләре бу турыда бик яхшы белә. Алар, төп тәрбия ысулларының берсе итеп,  халык педагогикасы җәүһәрләренә, татар халкының элек-электән килгән гореф-гадәтләренә таяналар. Бакча тормышында үткәрелеп килүче “Карга боткасы”, “Каз өмәсе”, “Сөмбелә”, “Нәүрүз” кебек таныш йола-бәйрәмнәр белән беррәттән, бик үк таныш булмаган “Орчык бәйрәме”, “Кәләпүш көне”  бәйрәмнәре дә үткәрелә. Иң соңгыларының берсе – “Чәк-чәк бәйрәме” нәниләр күңелендә озак сакланыр дип өметләнеп калалар бакчадагы апалары. “Чәк-чәк бәйрәме” беръяктан  йола бәйрәме белән таныштыру булса, икенче яктан балаларның ана теле шөгылләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү, тел байлыгын арттыру да. Балалар Ш.Галиевнең “Кунаклар”, “Чәк-чәк” шигырьләрен оста итеп яттан сөйләделәр, җырлар җырладылар, әниләр, әбиләр белән “Елмаю бүләк итәм”, “Чәк-чәкле чәй”, “Ярдәмчем” кебек шаян уеннар уйнадылар. Бәйрәмнең төп бизәге – чәк-чәк турында да күп мәгълүмат алдылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев