Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының татар матбугаты үзәгендә яшь журналистлар кунакта булды

«Көмеш кыңгырау», «Мәйдан», «Шәһри Чаллы» редакцияләрен берләштергән татар матбугаты үзәгенә бүген 2нче гимназиядән кунаклар килде.

"Көмеш кыңгырау", "Мәйдан", "Шәһри Чаллы" редакцияләрен берләштергән Чаллының татар матбугаты үзәгенә бүген 2нче гимназиядән кунаклар килде.
Яшь журналист түгәрәгенә йөрүче укучылар редакцияләрнең «кухня»сы белән танышты, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. (Видеолар Вконтакте челтәрендә)
«Шәһри Чаллы» редакциясе оештырган туры эфирда алар үзләре дә шигырьләр һәм җырлар башкардылар. Шулай ук балалар журналистлардан мини-интервьюлар да алдылар.

2нче гимназиядә эшләүче яшь журналистлар түгәрәге җитәкчесе Нурисламова Энҗе Әзһәмовна әлеге очрашуны оештырган өчен Чаллы матбугат үзәге вәкилләренә рәхмәтләрен җиткерде һәм мөхәррирләргә рәхмәт хатлары, укучылар иҗатыннан торган җыентыклар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев