Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының картиналар галереясендә яшь рәссамнар күргәзмәсе ачылды

12нче сентябрь көнне Чаллының картиналар галереясенең кече залында «Разноцветные палитры «Арабески»» дигән күргәзмә ачылды.

12нче сентябрь көнне Чаллының картиналар галереясенең кече залында «Разноцветные палитры "Арабески"» дигән күргәзмә ачылды. Биредә "Арабеска" студиясендә шөгыльләнүче балаларның график техника һәм аппликация итеп эшләнгән рәсемнәре куелган. Бу хакта Чаллы шәһәре сайты хәбәр итә.

Студиянең җитәкчесе – республикада танылган шамаил һәм гарәп каллиграфиясе остасы, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Чулпан Шәрифуллина. Студиядә Чулпан ханымның да эшләре куелган.

Студиягә 3 яшьтән өлкәнрәк укучылар һәм олылар йөри. Алар монда гарәп каллиграфиясенә һәм шамаил ясау сәнгатенә дә өйрәнәләр. Укучылар төрле дәрәҗәдеге конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулыйлар.

Күргәзмә ачылу тантанасында "Кызыл тау" мәдәният үзәгеннән "Мимими" шоу-төркеме чыгыш ясады (җитәкчесе –Маргарита Әхмәтҗанова). Күргәзмә 1нче октябрьгә кадәр эшли.

https://nabchelny.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев