Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының яшь рәссамнары үз эшләрен Мәскәүдәге күргәзмәдә тәкъдим иттеләр

Күргәзмәне Чаллы шәһәренең 2нче балалар сәнгать мәктәбе һәм Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы оештырды.

Мәскәү шәһәренең мәгариф музеенда Татарстанда туып-скән рус пейзаисты Иван Иванович Шишкинның тууына 190 ел тулуга һәм Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган «Поэзия земли русской» дигән балалар эшләре күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәне Чаллы шәһәренең 2нче балалар сәнгать мәктәбе һәм Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы оештырды.

Күргәзмәдә 2нче балалар сәнгать мәктәбенең яшь рәссамнары: 12 яшьлек Валерия Самойлова «Родные края И.И.Шишкина» рәсеме белән, 14 яшьлек Анастасия Журавлева «Вечереет» рәсемен тәкъдим итте, шулай ук 14 яшьлек Назилә Сафиуллина «Алабуга» рәсеме белән, Олеся Халтобина, 15 яшь, «Хозяин леса», 13 яшьлек Виктория Асабина «На природе», Аделия хөснуллатина, 15 яшь, «Рождение шедевра» һәм Магалимова Рания, 13 яшь, «Красота в мелочах» эшләрен күрсәтте.  

Укытучылары – Гуща И. А., Озорнова С. Е., Куликова А. В.

Күргәзмәдә Алабуга, Яр Чаллы, Лениногорск, Казан, Чистай, Аксубай, Түбән Кама, Мөслим, Менделеевск, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Минзәлә, Азнакай шәһәрләреннән 40 баланың эше тәкъдим ителгән.http://nabchelny

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев