Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының «Эврика» мәдәният үзәгендә Лилия Фәттахованың иҗат кичәсе үтте

Чаллының «Эврика» мәдәният үзәгендә шагыйрә, язучы, «Мәйдан» журналының баш мөхәррире Лилия Фәттахованың иҗат кичәсе үтте.

Чаллының «Эврика»шәһәр мәдәният үзәгендә шагыйрә, язучы, С.Сөләйманова исемендәге кызыксындыру премиясе иясе, «Мәйдан» журналының баш мөхәррире Лилия Фәттахованың иҗатына багышланган кичә үтте.

Әдәби-музыкаль кичәгә журналистлар, шәһәребез артистлары, Чаллының автомеханика техникумыннан 2 курс студентлары һәм Лилия Рәфхәт кызының иҗатына битараф булмаган чаллылылар җыелган иде.

Лилия Фәттахова быел күркәм юбилеен - 50 яшьлеген бәйрәм итте. Аны каләмләшләре Айрат Суфиянов, Лилия Гыйбадуллина бәйрәм белән котлады.

Кичәне Зөләйха Минһаҗева алып барды, Флүрә Талипова, Равил Галиев җырлары белән бизәде. Бәйрәм Равил Галиев башкаруында «Юкка түгел» җыры белән тәмамланды.

Лилия Рәфхәт кызы Фәттахова «Көмеш кыңгырау» газетасы эшчәнлегенә үз өлешен керткән шәхес. Лилия ханым берничә ел газетаның баш мөхәррир урынбасары булып эшләде. Әле дә балалар әдәбиятын кызыклы хикәяләре һәм шигырьләре белән баетып тора. Форсаттан файдаланып, хезмәттәшебезне күптән түгел булып узган юбилее белән котлыйбыз. Аңа иҗат уңышлары, көтелмәгән шатлык-куанычлар, күңелле сәяхәтләр һәм ныклы саулык теләп калабыз.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев