Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының «Бисеринки» ансамбле «Атказанган халык иҗаты коллективы» исемен алды

«Бисеринки» ансамбле 1994 елда оеша һәм бүгенге көнгә кадәр Чаллы шәһәрендә эшчәнлеген дәвам итә.

РФ Мәдәният министрлыгы Россиянең 46 һәвәскәр коллективына «Атказанган халык иҗаты коллективы» исемен бирде. Чаллы шәһәренең «Бисеринка» ансамбле дә бу исемгә лаек булды.

«Бисеринки» ансамбле 1994 елда оеша һәм бүгенге көнгә кадәр Чаллы шәһәрендә эшчәнлеген дәвам итә. Коллективта 4 яшьтән 16 яшькә кадәрге йөздән артык укучы бар. Дүрт яшьтән башлап кечкенә артистлар төрле концертларда, фестивальләрдә һәм конкурсларда чыгыш ясыйлар, башкару һәм сәхнә сәнгатенең асылына төшенәләр.

Ансамбльнең репертуарында татар, рус, белорус, испан, итальян һәм башка бик күп халык биюләре бар.

Коллективның җитәкчесе – Нурмөхәммәтова Лилия Эдуард кызы.

tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев