Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чал­лы­ның «А­дым­нар» гим­на­зи­я­сен­дә ав­густ ки­ңәш­мә­се үтте

Та­тарс­тан мәк­тәп­лә­рен­дә ав­густ ки­ңәш­мә­лә­ре ба­ра. Чал­лы­да ул иң за­ман­ча уку йорт­ла­ры­ның бер­сен­дә – «А­дым­нар» гим­на­зи­я­сен­дә уз­ды.

Ки­ңәш­мә­гә җы­ел­ган мә­га­риф хез­мәт­кәр­лә­рен мәк­тәп уку­чы­ла­ры кар­шы ал­ды. Мәк­тәп ал­ды мәй­да­нын­да ГЦДТ­да шө­гыль­лә­нү­че ма­лай­лар-кыз­лар чы­гыш яса­ды. Ә гим­на­зи­я­нең үзен­дә шә­һәр­дә­ге уку йорт­ла­ры үз­лә­ре­нең иң кы­зык­лы про­ект­ла­рын тәкъ­дим ит­те­ләр.

(Фотолар галереядә)

60нчы мәктәптән Юнысова Элина быелгы халыкара “Яшь талантлар” чемпионаты җиңүчесе. Ул Тукайның 135 елына багышлап икмәк пешерә. Бу эше аны календарь алып бару һәм аны билгеле бер вакыйгаларга, шәхесләргә багышлау идеясенә китерә. Календарь Чаллы шәһәренең һәм Татарстанның үсешенә зур өлеш керткән истәлекле даталарны чагылдыра. Бу шәһәрлеләргә икмәк-күмәч кебек ризыклар белән кызыксынырга, туган як тарихы һәм аның күренекле шәхесләрен белергә ярдәм итәчәк, ди Элина. Аның копилкасында берничә төрле икмәк пешерү рецептлары җыелган.

56нчы мәктәп укучылары Шафиков Раушан һәм Шакиров Камил “Җырлый торган ут” проектын тәкъдим итә. Быел җәй сакта торган вакытта мәңгелек утка игътибар итә алар. Һәм күбрәк яшьләрне шушы темага җәлеп итү турында уйлый башлый егетләр. Шулай итеп, алар аны үз куллары белән ясарга була. Моның өчен колонка, торба кисәге, газ баллоны һәм музыка кулланалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев