Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының 79нчы лицей-интернат укучылары «Литературный Татарстан» бәйгесендә көч сынашты

Чаллының «Заман» яшьләр үзәгендә интеллектуаль бәйге һәм шигырь уку конкурсы үтте.

2нче март көнне  Чаллының «Заман» яшьләр үзәгендә интеллектуаль бәйге һәм шигырь уку конкурсы үтте. Чара Бөек Җиңүнең 78 еллыгына һәм Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланды.

Бәйгедә 79нчы лицей-интернатның 5-8 сыйныф укучыларыннан торган «Эрудиты», «Любознательные», «Умники», «Лицеисты», «Дружные ребята», «Знатоки» командалары катнашты.

Әлеге чара өч әдип – Габдулла Тукай, Хәсән Туфан һәм Муса Җәлил иҗатына багышланды. Укучылар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр һәм Муса Җәлилнең «Ышанма, «Җиңү», «Кол», Хәсән Туфанның «Ак каен», «Миләүшәләр», Габдулла Тукайның «Татар кызына», «Туган авыл», «Китап», «Пар ат» шигырьләренә анализ ясадылар.

Катнашучылар интеллектуаль уенда 25 сорауга җавап бирделәр. «Умники», «Лицеисты», «Эрудиты», «Дружные ребята» аеруча яхшы чыгыш ясады.

Чара видеолар карау белән дәвам итте. Укучылар өчен «Муса Җәлил», Габдулла Тукай әкиятләре буенчаСу анасы», «Кәҗә белән сарык» видеолары күрсәтелдә.

Ә шигырь бәйгесендә катнашучылар татар телендә яттан шигырьләр сөйләделәр.

Шигырь бәйгесендә түбәндәге укучылар җиңү яулады:

Бәдертдинов Әмир(5А) - М.Җәлил «Яшь ана»;

Ганиев Риналь (6А)- Г.Тукай “Милли моңнар”;

Әхмәтшин Йусуф (6Б)-Р.Миңнуллин «Телевизор булды баш»;

Вәлиев Азат (6Б)- Н.Нәҗми «Татар теле»;

Самерханов Адель (6А)-Р.Харис «Якты юл»,

Шарефуллин Камиль (8Б)- Г.Тукай “Туган җирем”.

Интеллектуаль уенда җиңгән командалар:

  • «Лицеисты» - I урын;
  • «Умники» - II урын;
  • «Эрудиты» - III урын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев