Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының 77нче гимназиясе базасында “Минем уен” дигән кыска метражлы фильм төшерелгән

“Минем уен” (“Моя игра”) фильмын яшь режиссёр Дмитрий Метла төшергән.

 

Чаллы шәһәренең 77нче гимназиясе базасында төшерелгән кыска метражлы “Минем уен” (“Моя игра”) фильмы – яшь режиссёр Дмитрий Метланың дүртенче эше.

     
Дмитрий Метла – В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының I курсында укый.

  

«Мәскәү режиссёры белән берлектә Чаллыда кыска метражлы “Беренче контакт” фильмын төшергәннән соң, мөстәкыйль рәвештә эшләп карау теләгем уянды. Миңа ул чагында 17 яшь иде. (Д.Метла тормышындагы реаль вакыйгаларга нигезләнеп эшләнгән фильм була ул. Төп рольләрне ул үзе һәм Каролина Беляева башкара.– Р.Ф.) Шулай итеп, “День школьного Валентина” дигән кыска метражлы фильм төшердем. Сценарийны да үземә язарга туры килде,– ди ул. – Ни өчен балалар? Бу, иң беренче чиратта, аларга иҗади яктан ачылу өчен мөмкинлек бирү. Балаларның янып торган күзләрен күрү чын-чынлап илһамландыра. Олылар белән эшләгәндә, мондый нәрсә бик күзәтелми. Фильмда катнашкан балаларның иҗади мөмкинлекләре, актёрлык осталыклары безнең күз алдында ачыла бара. Аларның үзләрен чын актёрларча тотуы, кино мохитендә яшәве мөһим. Хәтта 4 яшьлек Екатерина Гуртова да камера каршысында эшләүне тиз үзләштерде. Шуның өчен дә форсат чыккан саен, күбрәк балага иҗади мохит, мөмкинлек тудырасым килә…» дип хәбәр итә Дмитрий «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы хәбәрчесенә.

Җиде минутлык әлеге фильмны ике көн буе төшергәннәр. Балалар гадәттәгечә кастинг буенча сайлап алынган. Беренче көнне җиде, икенче көнне биш сәгатькә сузылган эш. Вакыйга беренче карашка мәктәптәге гап-гади бер көнне тасвирлый сыман. Сыйныфка килгән яңа укучы бала спорт белән профессионалларча шөгыльләнмәгән булса, физкультура дәресе дә футбол тибеп, тыныч кына үзып киткән булыр иде. Юк шул. Нәкъ менә шунда сыйныфта үз-үзеңне күрсәтү, раслау өчен көрәш башлана.

«Бу балалар 5–10–15 елдан соң да кинога төшеп йөргән вакытларын сагынып сөйләр дип өметләнәм. Фильмда төшү, аның презентациясендә катнашу , сертификатлар алу алар өчен генә түгел, әти-әниләренә дә зур вакыйга булды»,– ди мәктәптә укыганда ук балалар өчен МультПРО кебек кызыклы проектлар тәкъдим иткән Дмитрий Метла.

Чыгаанк: magarif-uku

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев