Чаллының 58нче мәктәбендә «Пятна счастья» күргәзмәсе ачылды
Ачык ишек

Чаллының 58нче мәктәбендә «Пятна счастья» күргәзмәсе ачылды

Күргәзмәдә әлеге мәктәп укучысы, яшь рәссам, 1нче балалар сәнгать мәктәбендә өстәмә белем алучы Диана Стифанованың иҗат эшләре урын алган.

22нче март көнне Чаллының 58нче мәктәбендә «Пятна счастья» күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмәдә әлеге мәктәп укучысы, яшь рәссам, 1нче балалар сәнгать мәктәбендә өстәмә белем алучы Диана Стифанованың иҗат эшләре урын алган.

Диана 1нче балалар сәнгать мәктәбендә икенче ел укый һәм шул арада бик күп рәсемнәр иҗат итәргә өлгергән. Күргәзмәдә портрет, сюжетлы композиция, натюрморт кебек төрле жанрларда ясалган эшләр урын алган. Һәрбер рәсем Диананың дөньяга якты карашын чагылдыра.

 

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев