Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының 52нче мәктәбендә шигърият бәйрәме узды

Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь Фәнис Мөхәммәтҗан-Тегермәнле иҗатына багышланган “Мин яратам сезне кешеләр!” дип исемләнгән кичә оештырылды. Тирән эчтәлекле чара бик җылы үтте.

Һәр халыкның тарихы, һәр авылның үз талантлы кешеләре бар. Балык Бистәсе районы Тегермәнлек авылы күренекле шәхесләргә бай. Шуларның берсе – бүгенге кичәнең төп сәбәпчесе шагыйрь Фәнис Мөхәммәтҗан-Тегермәнле. Мәктәп китапханәчесе Илфания апа Нуретдинова оештырган әлеге кичә җыр-бию, шагыйрьнең тормыш юлындагы хәтирәләре һәм шигъри мизгелләр белән үрелеп барды. Шигърият ул күңел халәте, кешенең эчке дөньясы. Фәнис Мөхәммәтҗан-Тегермәнле иҗаты шагыйрьнең туган ягын, кадерле әнисен, тормыш иптәшен, гомумән дөньяны яратуы хакында сөйли. Бер сулышта узып киткән иҗат кичәсе мәктәп укучылары чыгышы белән үрелеп барды.

Язучының иҗат кичәсендә шагыйрьнең тормыш иптәше Фәридә ханым, якын дусты, авылдашы, җырчы сандугач Миләүшә Минһаҗева бар иде.  

Кичә ахырында шагыйрь чараны әзерләүчеләргә, авылдашларына, дусларына, килгән кунакларга зур рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X