Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының 4нче мәктәбендә «Ябалак 2024» татар телендә төбәкара фән олимпиадасы үтте

Моңа кадәр шәһәр күләмендә генә булса, быел ул бөтен республикадан татар телен һәм фәннәрне яхшы белүче укучыларны җыйган.

Чаллының 4нче мәктәбендә дүртенче тапкыр «Ябалак 2024» татар телендә төбәкара фән олимпиадасы үтте.

Әлеге олимпиада тулысынча 4нче мәктәп инициативасы һәм көче белән уздырыла. Моңа кадәр ул шәһәркүләм булса, быел ул бөтен республикадан татар телен һәм фәннәрне яхшы белүче укучыларны җыйган. Беренче тапкыр уздырганда 30 укучы гына катнашса, быелгы олимпиадага барлыгы 160 гариза җибәрелгән.

Мисал өчен, бүгенге олимпиадада Чаллы (2, 3, 4, 41, 31, 29, 12, 84, 8, 54, 58, 84, 48, Кайманов ис. кадетлар мәктәбе, Адымнар-Чаллы),Түбән Кама (28 мәктәп, Адымнар–Түбән Кама) шәһәрләреннән, Әгерҗе, Минзәлә, Мамадыш, Лениногорск, Сарман, Кукмара районнарыннан 3-5 сыйныф укучылары бар иде.

3-4 сыйныфлар

  • әйләнә-тирә дөнья,
  • математика,
  • татар теле,

5нче сыйныфлар

  • математика,
  • татар теле,
  • тарих,
  • биология,
  • география фәннәреннән биремнәр чиште.

3-4 сыйныф укучылары 45 минутта 30 бирем эшләргә тиеш булса, 5нче сыйныфлар исә бер сәгатьтә 50 биремне чишеп өлгерергә тиеш.

Мәктәп директоры Асаинов Айрат Абдулхай улы билгеләп үткәнчә, олимпиада ул шуның өчен дә олимпиада, иң өлгерләр һәм иң җитезләр генә җиңүгә ирешә.

Чаллы мәгариф идарәсенең баш белгече Абишева Алена Петровна сүзләренчә, «Ябалак» – республикада бердәнбер төрле фәннәрне бергә туплаган комплекслы олимпиада.

Олимпиаданың тагын бер үзенчәлеге – укучыларның эшләрен ZipGrade дигән махсус программа тикшерә. Ә бу нәтиҗәләрне дөрес, төгәл һәм тиз итеп чыгарырга ярдәм итә.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, әлеге олимпиадада катнашу бушлай. Һәм һәрбер катнашучыга бүләкләр әзерләнгән. Бүләкләр – лазер станогында агачтан кисеп ясалган линейкалар. (Сүз уңаеннан, 4нче мәктәп укучылары бәйрәмнәрдә укытучыларга бүләкләрне лазер станогында үз куллары белән ясыйлар).

Ә иң күп укучылары катнашкан мәктәпләр шулай ук агачтан кисеп ясалган сәгатьләргә лаек булды.

Олимпиадада катнашучыларның кайберләре белән танышып үтик.

Исмәгыйлева Рената Зур Кукмара урта мәктәбенең 4нче сыйныфында укый. Ул быел татар теле буенча Республикакүләм олимпиадада һәм инглиз теле буенча районкүләм олимпиадаларда 1 нче урыннар алган. Ә «Ябалак»та ул әле беренче генә тапкыр, әнисе белән килгән.


Мамадыш районы Үсәли мәктәбеннән (уңнан сулга таба) Мостафил Эмиль, Миңнеханов Рәдиф, Минниязов Раяз. Егетләр 5нче сыйныфта укыйлар. Татар теле буенча олимпиадада катнашканнар. Эмиль «Уроки жизни» олимпиадасында 2нче урын алган.

Әгерҗе районы Тирсә мәктәбе укучылары.


Олимпиада нәтиҗәләре буенча барлыгы 6 җиңүче билгеләнде, 52 призер булды.

Җиңүчеләр:

  • 5нче сыйныфлар арасында Милена Петрова, Регина Кәлимуллина.
  • 4нче сыйныфлар арасында Закир Сираев, Сабир Хәбибуллин.
  • 3нче сыйныфлар арасында Ралина Зарипова, Наил Абдрахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев