Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының 39нчы мәктәбендә татар теле көне үтте

Чаллының 39нчы мәктәбендә Габдулла Тукайга багышланган татар теле көне үтте.

Чаллының 39нчы мәктәбендә Габдулла Тукайга багышланган татар теле көне үтте. Укучылар һәрьяклап үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Оста җырчылар да алар, биючеләр дә, сәнгатьле сүз осталары да, хәтта "Беренче театр" спектаклен дә уйнадылар. Мәктәпнең күптөрле бәйгеләрдә җиңүләр яулаган бию һәм театр студияләре, курчак театры түгәрәге дә бар.

Укуда да сынатмыйлар, фән олимпиадаларында алдынгы урыннар яулыйлар.

Мәктәпнең ачылуына 6 ел.

"Без татар телен укучылар арасында популярлаштыруны максат итеп куябыз" диде мәктәп директоры Илһам Ирек улы үзенең чыгышында.

Былтыр татар теленнән ОГЭны 7 бала биргән булса, быел 11 бала сайлаган. 15 укучы татар теле буенча олимпиадада җиңүче һәм призер булган. Әмма татар телен өйрәнү дәресләр һәм фәнни конференцияләр белән генә чикләнми. Мәктәпнең театр төркеме уңышлы эшләп килә. Быел "Сәйяр" театр студияләре конкурсында Айгөл Әхмәтгалиева әсәре белән җиңү яулаган. Башлангыч сыйныфлар катнашындагы курчак театры якын-тирәдәге балалар бакчаларына спектакльләр күрсәтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев