Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының 23нче мәктәбе укучылары автомобильләр заводы белән таныштылар

24нче гыйнвар көнне 23нче мәктәпнең 9 «Б» сыйныфы укучылары өчен «Таныш булыгыз – профессионаллар!» проекты кысаларында КАМАЗның автомобильләр заводына экскурсия үткәрелде.

24нче гыйнвар көнне 23нче мәктәпнең 9 «Б» сыйныфы укучылары өчен «Таныш булыгыз – профессионаллар!» проекты кысаларында КАМАЗның автомобильләр заводына экскурсия үткәрелде.  
Проект «Заман» яшьләр үзәге һәм «Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмалары яшьләр советы» тарафыннан тормышка ашырыла. Һәм укучыларга профориентацион ярдәм күрсәтү, эшче һәм техник һөнәрләрне популярлаштыру өчен оештырыла. 

Экскурсия кабиналарны җыю цехыннан башланды. Соңыннан укучылар төп җыю конвейерына узды.
Аннан соң җыелган машиналарны сыный торган һәм автомобильне комплектацияләү һәм тапшыру цехында булдылар.
Иң истә калырлык һәм иң якты момент - җыелган КАМАЗ-54901 автомобилен тапшыру булды, аның салонында теләгән һәркем фотога төшә алды.
Икенче көнне укучылар «Һөнәргә адым!» дигән профориентацион уенда катнаштылар. Балалар экскурсиядә белгәннәрен — предприятие тарихы, җитештерү процесслары, җиһазлар һәм һөнәрләр турында барысын да искә төшерергә тиеш булдылар.

Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны «ГНВ» командасы яулады, икенче урынны «ТРАКСА» командасы алды, 
өченче урында «КАМАЗ» командасы. Чара ахырында укучылар В. Д. Поташов исемендәге колледж студентлары белән очрашты, алар укучыларны белем бирү учреждениесендә укытыла торган программалар һәм һөнәрләр белән таныштырды.
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев