Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының 21нче мәктәбендә төбәкара нәфис сүз бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Чарада ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин катнашты.

1нче ноябрь көнне ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин Чаллы шәһәренең 21нче мәктәбендә укучыларның төбәкара нәфис сүз бәйгесендә жюри рәисе буларак катнашты һәм чыгыш ясады, җиңүче балаларны бүләкләде.

Чаллы шәһәренең 21нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Мәктәп-белем учагы” дигән II региональ нәфис сүз бәйгесе үткәрелде. Бәйгенең беренче сайлап алу этабында җиңгән укучылар икенче этабында мәктәпнең актлар залында чыгыш ясадылар.

Бәйгедә 1-11 сыйныф укучылары мәктәп темасына багышланган шигырьләрне сәнгатьле сөйләүдә ярыштылар. Жюри составында танылган язучы Факил Сафин да бар иде. Ул балаларга, укытучыларга сөйләмне яхшырту өстендә эшләү буенча файдалы киңәшләр бирде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев