Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының 1нче балалар сәнгать мәктәбе 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Шул уңайдан Чаллы картиналар галереясендә 27нче сентябрьдә мәктәп укытучылары һәм укучылары эшләрен җыйган юбилей күргәзмәсе ачылачак.

Чаллының 1нче балалар сәнгать мәктәбе 2023 елда 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу шатлыклы вакыйгага багышлап Чаллы картиналар галереясендә 27нче сентябрьдә мәктәп укытучылары һәм укучылары эшләрен җыйган юбилей күргәзмәсе ачылачак.

1нче балалар сәнгать мәктәбе 1973 елда ачылды. Бу еллар эчендә мәктәбебездә үз гореф-гадәтләр, балаларга иҗади белем бирүгә үз караш барлыкка килде.

Мәктәп рәсем сәнгате буенча өстәмә һөнәри алды урта белем Федераль дәүләт таләпләрен һәм уку программаларын тормышка ашыра. Уку елы алдыннан мәктәп укырга керүче балаларга имтихан уздыра, имтихан булачак укучыларның иҗади сәләтләрен күрсәтә.

2019 елда 1нче балалар сәнгать мәктәбе Рәсәй Федерациясенең Алдынгы белем бирү оешмаларының бердәм милли реестрына керде.

Хәзерге вакытта мәктәп Чаллы шәһәренең иң алдынгы мәктәпләренең берсе булып тора, бездә 533 яшь рәссам белем ала. Бөтен 50 ел буе балалар белән югары һөнәри әзерлекле һәм зур тәҗрибәле, шул ук вакытта иҗат итеп торучы рәссамнар булган укытучылар эшлиләр. Алар төрле техникаларда иҗат итәләр һәм иҗат итәргә өйрәтәләр: мәсәлән, каләм, акварель, пастель, офорт, май һәм башкалар. Ел эчендә даими рәвештә мәктәп укытучыларының һәм укучыларының шәхси күргәзмәләре ачылып торалар.

https://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев