Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллының 12нче мәктәбендә «Шагыйрь йөрәкле язучы» дигән иҗади очрашу үтте

Чаллының 12нче мәктәбендә шагыйрә, язучы, «Мәйдан»журналының баш мөхәррире Лилия Фәттахова укучылар белән очрашты.

Чаллының 12нче мәктәбендә шагыйрә, язучы, «Мәйдан»журналының баш мөхәррире Лилия Фәттахова белән иҗади очрашу узды.

«Шагыйрь йөрәкле язучы» дип аталган очрашуда мәктәпнең 2,3,5,7нче сыйныф укучылары катнашты. Лилия Рәфкать кызы Фәттахова – күп еллар мәктәптә укытучы булып һәм «Көмеш кыңгырау» республика балалар газетасында эшләгән, балалар дөньясын яхшы аңлый торган шәхес.

Әлеге очрашуда Лилия ханым балаларга газетаның ничек әзерләнгәне, анда нинди язмалар басылганы турында сөйләде. Ә балалар махсус шушы кичә өчен Лилия Фәттахованың шигырьләрен өйрәнгәннәр икән.

Очрашуны Чаллы шәһәре үзәк китапханәсе хезмәткәре, әдәби тарихны өйрәнү музее җитәкчесе Роза Хәмидуллина оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев