Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллылылар «Минем шәҗәрәм» конкурсында катнаша ала

Җиңүчеләр 5 яшь категориясендә билгеләнәчәк.

Чаллылылар «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсына кушыла ала. Конкурс тарихи аңны формалаштыруга һәм патриотизм хисе тәрбияләүгә, архив материаллары белән эшләүгә җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Конкурс биш яшь категориясендә катнашучылар өчен уздырыла:

  • беренче төркемдә — 1-4-нче сыйныф укучылары,
  • икенче төркемдә — 5-8-нче сыйныф укучылары,
  • өченче төркемдә — 9-11-нче сыйныф укучылары.
  • Дүртенче төркемгә 18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучылар
  • бишенче төркемгә 18 яшьтән өлкәнрәк шәһәр халкы керә.

Җиңүчеләр һәр категориядә билгеләнәчәк. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр бирелә, ә 5нче категориядә җиңүчеләр акчалата бүләккә дә лаек була.

1-4 төркем катнашучылар үз эшләрен Чаллы шәһәре, Хәсән Туфан проспекты, 23нче йорт адресы буенча тапшырырга тиеш. 5 төркемдә катнашучыларның эшләре электрон рәвештә gen.kon@tatar.ru электрон адресына җибәрелә.

Телефон: 30-55-78.

Эшләрне кабул итү 2024 елның 10 апреленә кадәр дәвам итә.

https://nabchelny.ru/news/53969

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев