Чаллыдан Алинә Хөснетдинова «Таврида» фестивалендә 1 млн сум грант отты
Алинә Хөснетдинова Росмолодежьтан грант откан бердәнбер кеше булды.
«Таврида»да Россия һәм Беларусь иҗади яшьләр өчен «Союзное государство: искусство быть вместе» исеме сигезенче белем бирү заезды узды. Катнашучылар декоратив сәнгать, музей эше, шоу-технологияләр, академик сәнгать арт-мәктәпләре кысаларында уртак эш алып бардылар.
Атна дәвамында катнашучылар рәсем сәнгате күргәзмәләре өчен эшләр булдырдылар, музей-парк комплексларын үстерү концепцияләрен эшләделәр, 2025 елда узачак «Таврида.АРТ» фестивале өчен ивент-форматлар уйлап таптылар һәм Россия һәм Беларуссия мәдәниятләрен берләштергән гамәли сәнгать коллекциясе ясадылар.
Белем бирү программасы кысаларында шулай ук «Росмолодежь.Грантлар» конкурсы да узды. Җиңүчеләр үз проектларын гамәлгә ашыру өчен 1 500 000 сумга кадәр акчага ия булдылар.
Ярышта Татарстаннан 11 кеше, ә грантлар конкурсында ике кеше катнашты. Чаллы дәүләт педагогика университетының 5нче курс студенты Алинә Хөснетдинова Росмолодежьтан грант откан бердәнбер кеше булды.
Алинәнең проекты «ЯР-Арт» заманча сәнгать лабораториясе» дип атала, ул яшьләрнең иҗади үсеше һәм шәһәр мохитен үстерү өчен чишелешләр эзләү максатыннан фестиваль үткәрүне, шулай ук Чаллыга мәдәни үзәк буларак игътибар җәлеп итүне күздә тота. Проектта 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашачак.
«Таврида.АРТ» «Мәгариф» милли проектының «Россия яшьләре» федераль проектына керә һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Чыганак https://minmol.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев