Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыдагы мәктәптә банан агачы җимеш биргән

Быел әлеге мәктәп Россия мәгариф министрлыгы программасы буенча төзекләндерелә.

Чаллыда 44нче мәктәптәге капиталь ремонт барышы белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев танышты. Быел әлеге мәктәп Россия мәгариф министрлыгы программасы буенча төзекләндерелә. Ул 1985 елда төзелгән. Шуннан бирле капиталь ремонт үткәрелмәгән, мәктәп бик салкын булган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Мэр бинаның уникаль тарихын искәртте. Аны катыргы-кәгазь комбинатының беренче генераль директоры Сергей Титов төзеткән. Татарстанда ул бердәнбер. Россиядә мондый проектлы мәктәп Сочида гына бар. Бина эчендә кышкы бакча бар, анда банан быел җимеш биргән.

«Биредә җылыту Ленинград системасы буенча эшләгән. Проблеманы хәл итү өчен төзүчеләр тулысынча подвалдагы сантехниканы, батареяләрне алыштыра. Ишекләр, тәрәзәләр дә яңа булачак.

120 миллион сум мәктәп ремонтына, 15 миллион сум бүлмәләрне җиһазландыруга тотылачак. Тантаналар залы, пәрдәләр, жалюзи бер стильдә, заманча таләпләргә җавап бирәчәк. Бүлмәләргә кирәкле җиһазларны алачакбыз» дип сөенечен уртаклашты мәктәп директоры Лилия Нуртдинова.

«Һәр ел ремонт ясап булмый. Обьектка тотынганбыз икән, бар таләпләр үтәлерлек итеп, иң югары стандартлар буенча сыйфатлы итеп эшләсеннәр», – диде мэр. Ул сметага кертелмәгән булса да мәктәпнең тышкы ягын һәм бассейныны яңартылачагын да әйтте.

https://tatar-inform.tatar/news

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев