Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыдагы 2нче гимназиядә «Әниләрдә безнең юл башы» дигән чара узды

Әби-бабайлар сөйләгән, музейларда күргән бишекнең тарихы да кызыклы булып чыкты. Бишек төрлечә ясалган икән: талчыбыктан үрелгән (талбишек), юкә кабыгыннан (кабык бишек), агачтан эшләнгән (такта бишек). Ә менә каен татар кешесе өчен сагыш, кайгы билгесе булганга, бишекне каеннан ясау катгый тыелган.


Татарларда бәби тууга бәйле йола һәм гадәтләр байтак. «Бәбәй ашы», «бәби мунчасы» дисеңме, ислам дине кануннарына нигезләнеп башкарылучы
«исем кушу» йоласы дисеңме. 4нче март көнне Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә «Әниләрдә безнең юл башы» дип
исемләнгән чарага җыелган балалар укытучы, китапханәче апалары белән шушы йолаларны искә төшереп, барлап чыктылар. Ни өчен баланы
кырык көнгә кадәр чит кеше күзенә күрсәтергә ярамый? Нигә матча астында йокламыйлар, бәбине дә салмыйлар? Укучылар шушы һәм башка бик күп
сорауларга бергәләп җавап эзләделәр. Әби-бабалары сөйләгән, музейларда күргән бишекнең тарихы да кызыклы булып чыкты. Бишек төрлечә ясалган
икән: талчыбыктан үрелгән (талбишек), юкә кабыгыннан (кабык бишек), агачтан эшләнгән (такта бишек). Ә менә каен татар кешесе өчен сагыш,
кайгы билгесе булганга, бишекне каеннан ясау катгый тыелган. Гомеренең беренче көннәреннән үк бала бишек җырлары аша үз
халкының мәдәнияте белән таныша - туган телен, көен ишетә, көнкүреш үзенчәлекләрен белә, якын кешеләрнең хисләрен аңларга өйрәнә. Чарада яңгыраган бишек җыры, укучылар әзерләгән шигырьләр һәм биюләр тамашачыларда җылы хисләр уятты.
   Тиздән күркәм бәйрәм – 8 март-халыкара хатын-кызлар көне билгеләнеп үтәчәк. 8нче март рәсми рәвештә халыкара хатын-кызлар көне
дип әйтелсә дә, беренче чиратта безнең өчен әниләр көне, әниләр бәйрәме инде ул. Шуңа күрә укучылар сәхнәдән әниләренә котлау сүзләре
җиткерделәр. Залда утыручы яшьтәшләрен әниләрнең кадерен белергә, хөрмәт итәргә һәм аларның фидакарь хезмәте һәм чиксез сөюләренә тиешле
бәя бирергә чакырдылар.
Алинә Аксуева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев