Чаллыда «Время сильных» каршылыкларны җиңү ярышы үтәчәк
Ярышта 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр катнаша ала.
Чаллы — яшьләр шәһәре, зур мөмкинлекләр һәм иң кыю башлангычларны тормышка ашыру урыны.
Атна саен диярлек шәһәрдә балалар һәм өлкәннәр өчен эстафеталар, ярышлар һәм төрле спорт чаралары үткәрелә.
Балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвеше һәм спортка җәлеп итү бик мөһим. Нәкъ менә шул максаттан, Чаллыда беренче тапкыр уникаль чара — «Время сильных» уеннары оештырыла.
Чараны «Яшүсмер» балалар һәм яшүсмерләр үзәге үткәрә. Ул 8нче октябрьдә 10.00 сәгатьтә «Гренада» паркында була. Ярышта 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр катнаша ала.
Катнашу өчен спортчы булу мәҗбүри түгел, бары тик актив тормыш рәвеше алып бару һәм сынауларга һәвәслек сорала.
Теркәлү өчен сылтама:https://forms.yandex.ru/cloud/651191b05d2a063225153cf9/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев