Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда велосипедлар ремонтлау буенча мәктәп остаханәсе эшли

Җәйге каникуллар вакытында балалар үзләренең барлык һөнәри осталыкларын практикада күрсәтә ала.

 

Чаллыда велосипедларны ремонтлау буенча мәктәп остаханәсе якын-тирә микрорайоннарда яшәүчеләрнең заказларын кабул итә башлады.

Велосипедны тиз арада ремонтлау буенча беренче заказны 25 комплекста яшәүчеләрдән 68 нче коррекция мәктәбе укучылары алды. Алар тәгәрмәч шинасындагы тишекне оста итеп ямап куйган.

68нче махсуслаштырылган мәктәп укучылары «Навигатор» һөнәри юнәлеш бирү проектында катнашалар. Әлеге проект «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы җирле бүлеге тарафыннан 2022 елда мәктәп базасында тормышка ашырыла башлады.

Биредә остаханәләр эшли, анда балалар хезмәт укыту кысаларында ландшафт дизайны, кунакханә эше һәм велосипед остаханәсе юнәлешләре буенча өстәмә профильгә әзерлек программасын үзләштерәләр.

Мәсәлән, велосипед ремонтлау һәм җыю буенча осталыкка мәктәптә хезмәт укытучысы өйрәтә. Җәйге каникуллар вакытында балалар үзләренең барлык һөнәри осталыкларын практикада күрсәтә ала.

https://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев