Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда вакытсыз вафат булган Азалия Гыйләҗева исемендәге премия булдырылды

Азалиянең гомере чәчәк кебек вакытта өзелде...

Без аның талантына сокланып туя алмадык. Азалия Гыйләҗева төрле елларда безнең "Көмеш кыңгырау«ның герое да булды. Ул искиткеч матур җырлый иде.

Киләчәктә ул һичшиксез сәхнәдә балкыйсы йолдыз булырга тиеш иде. Кызганыч, нибары 17 яшендә узган җәй ул безнең арабыздан китеп барды.

Азалия бик күп бәйгеләр җиңүчесе. Кечкенә чагында Чаллыда уздырылучы «Первые шаги» бәйгесендә гел катнашып килгән.

Быел исә бу бәйгедә Азалия Гыйләҗева исемендәге махсус премия барлыкка килде. Аңа беренче тапкыр Алабуга шәһәреннән «Четыре ветра» квартеты лаек булды. (Ищук Александр, Ищук Павел, Гребенкина Злата, Гребенкина Милана).

Премияне Азалиянең әнисе Гүзәл ханым тапшырды һәм барлык катнашучыларга җылы теләкләрен белдерде. Тамашачылар экран аша Азалиянең сәхнәдәге чыгышын да карадылар.

Азалия истәлегенә менә шундый матур традиция барлыкка килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев