Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда УРАМ ТУР узачак

Җиңүчеләр 30 августта Казанда узачак «УРАМ» республика урам мәдәнияте фестиваленең финал этабына эләгәчәк.

 

"Беренчеләр хәрәкәте" УРАМ экстрим-паркы командасы белән берлектә Татарстан парклары буенча турне башлый.

29нчы июль көнне "Гренада" экстрим-паркында all Styles юнәлеше буенча ярышлар, мастер-класслар һәм бию батллары булачак.

Шулай ук экстремаль спорт төрләре һәм урам иҗаты юнәлешләре буенча ярышларның сайлап алу этаплары узачак.

Дисциплиналар арасында:

  • скейтбординг,
  • BMX һәм трюклы самокат.

Җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләр алачак һәм 30 августта Казанда узачак «УРАМ» республика урам мәдәнияте фестиваленең финал этабына эләгәчәк.

Турда титуллы спортчылар һәм урам мәдәнияте вәкилләре катнашачак.

Алар арасында:

  • ВМХ буенча алты тапкыр Россия чемпионы, Токиодагы Олимпия уеннарында катнашучы Ирек Ризаев;
  • No comply girls проектын төзүче, Urban Games Бөтенроссия урам уеннары җиңүчесе Ксения Корюкина;
  • биюче, «Вход» фестивален оештыручы, «MON»театр киңлеге резиденты Марат Казиханов;
  • самокат спорты буенча Татарстан җыелма командасы әгъзасы, команда райдеры boardshop – toxic8 Камил Садыйков һәм башкалар.

Фестиваль Түбән Кама (28 июль), Чаллы (29 июль), Менделеевск (30 июль), Әлмәт (5 август) һәм Лаешта (6 август) узачак.

 

https://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев