Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Тылсымлы каләм- Волшебное перо» бәйгесе бара

Чаллы Үзәк китапханәсе «Тылсымлы каләм – Волшебное перо» V нче төбәк әдәби фестивале үткәрә.

Фестивальдә Татарстанда яшәүче 7 яшь һәм аннан өлкәнрәк авторлар катнаша ала. Моңарчы беркайда да басылмаган иҗади язмалар «Шигърият» (гомуми күләме йөз юлдан артмаган 1-3 шигырь), «Проза» (гомуми күләме 12 биттән артмаган хикәяләр, эссе, повестьтан өзек) номинацияләренә кабул ителәчәк. Һәр номинация буенча 1нче, 2 нче, 3 нче дәрәҗәдәге лауреатлар (7-12, 13-17 яшьлекләр, 18 яшь һәм өлкәнрәк булган яшь категорияләре буенча) билгеләнә. Бәйге эшләре 2022 елның 1 нче ноябренә кадәр кабул ителә. Фестивальнең нигезләмәсе белән Үзәк китапханәнең сайтыннан танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев