Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Туган тел» дигән татар телендә шигырь укучылар конкурсы узды

Конкурста барлыгы 100гә якын кеше катнашты.

16нчы февраль көнне Чаллы шәһәре башкарма комитеты мәдәният идарәсе ярдәмендә «КАМАЗ» Мәдәният сараенда Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган тел» исемле татар телендә шигырь укучылар конкурсы узды.

Ул татар әдәбиятын популярлаштыру, аңа карата мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

Катнашучыларны һәм тамашачыларны алып баручылар татар телендә сәламләделәр. Конкурста барлыгы 100гә якын кеше катнашты.

Бәйге берничә өлештән торды. Беренчесендә 5-9 яшь категориясендә катнашучылар (мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре) көч сынашты. Икенче өлештә 5-9 яшь категориясендә катнашучылар (гомуми белем бирү учреждениеләре — мәктәпләр, лицейлар, гимназияләр). Кабат 9-13 яшь категориясендә катнашучылар чыгыш ясады. 14-18 яшьтәгеләр, 19-45 яшьтәгеләр, 45 яшьтәгеләр һәм аннан өлкәнрәкләр дә шигърияткә булган мәхәббәтен җиткерде.

Балалар һәм өлкәннәр Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Факил Сафин, Әминә Бикчәнтәева һәм башка татар шагыйрьләренең шигырьләрен башкардылар, үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Катнашучыларның барысы да яхшы дәрәҗәдәге чыгыш күрсәтте. Бәйге булгач, җиңүчеләрне билгеләми мөмкин түгел. Бу эштә мәртәбәле жюри әгъзалары көч куйды. Барлык катнашучыларны дипломнар белән бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев