Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Татар теле – туган телем» квиз-уенының сайлап алу туры узды

8нче февральдә «Заман» яшьләр үзәгендә «Татар теле – туган телем» шәһәркүләм квиз-уенының беренче сайлап алу туры узды.

8нче февральдә Чаллының "Заман" яшьләр үзәгендә «Татар теле – туган телем» шәһәркүләм квиз-уенының беренче сайлап алу туры узды. Чара 21нче февральдә үткәрелә торган Халыкара туган тел көненә багышланды.

Уенда шәһәр мәктәпләренең 8-11 сыйныф укучылары катнашты, атап әйткәндә, 26нчы гимназиянең «Зирәкләр», 33нче мәктәпнең «Якты йолызлар», Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең «Чулман энҗеләре» командалары.

Уен нәтиҗәләре буенча, «Чулман энҗеләре» һәм «Зирәкләр» командалары финалга чыкты. Финал 2024 елның 21нче февралендә 14.00 сәгатьтә «Заман» яшьләр үзәгендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев