Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Татар теле-туган телем» дигән шәһәркүләм квиз-уенының финалы узды

Инде биш ел дәвамында квиз-уен үзенең популярлыгын югалтмый.

21нче февраль көнне «Заман» яшьләр үзәгендә Халыкара туган тел көне һәм Татарстан Республикасында милли мәдәният һәм традицияләр елы уңаеннан «Татар теле-туган телем» дигән шәһәркүләм квиз-уенының финалы узды.
Инде биш ел дәвамында уен үзенең популярлыгын югалтмый. Быел сайлап алу уеннарында шәһәрнең 10 мәктәбеннән 8-10 нчы сыйныф укучылары катнашты.
Уенның максаты: татар телен өйрәнүне популярлаштыру, укучыларның туган тел турында белемнәрне тирәнәйтү, үсеп килүче буынны үз милли мәдәниятенә, милли сәнгатенә тарту юлы белән, Чаллы шәһәре территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.
Квиз-уенының сайлап алу турлары 1-10 февральдә «Заман» яшьләр үзәгендә узды, анда 10 команда арасыннан финалга 3 команда чыкты:
1. Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның «Гали Акыш дәвамчылары» командасы;
2. 15нче гомуми белем бирү мәктәбенең «Биктырышлар» командасы;
3. Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 32нче урта гомуми белем мәктәпнең «Ак барс» командасы.
Уен барышында укучылар Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Фатих Кәрим һәм Каюм Насыйри кебек танылган татар язучыларының биографиясен, татар халкының традицияләрен һәм мәдәниятен никадәр яхшы белүләрен күрсәттеләр. 

Катнашучылар өчен агачтан төрле миниатюр эшләнмәләр ясаучы Фоат абый Закиров үзенең күргәзмәсен оештырды. Балалар төрле мәчетләрнең макетлары белән танышты.


Уен азагында сайлап алу этабында катнашкан һәр команда катнашучы дипломы алды.
Финал нәтиҗәләре буенча 3нче урынны 30 балл белән «Ак барс» командасы (32нче мәктәп), 2нче урынны 32 балл белән « Биктырышлар » командасы (15нче мәктәп) һәм 1нче урынны 64 гомуми нәтиҗә белән «Гали Акыш дәвамчылары» командасы (Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат) яулады.


Барлык җиңүчеләргә дә Чаллы шәһәренең Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театрына чакыру билетлары һәм АҖ «Чаллы икмәге» компаниясеннән татлы бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев