Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Татар малае» һәм «Татар кызы»н сайладылар

«Татар малае – 2023», «Татар кызы – 2023» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында шәһәр конкурсының финалы узды.

 

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Татар малае – 2023», «Татар кызы – 2023» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында шәһәр конкурсының финалы узды. Быелгы конкурс Татарстан Республикасында педагог һәм остаз елына һәм Россиядә милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланды.

Конкурс өч турда узды. Конкурсантлар үзләре, гаиләләре, мавыгулары, татар халкының традицияләре һәм мәдәнияте турында сөйләделәр.

Балалар үзләренең туган телне белү дәрәҗәләрен күрсәттеләр, әкиятләрнең эчтәлеге буенча, рәсемнәр буенча хикәяләр төзеделәр, сорауларга уен формасында җавап бирделәр.

Өченче тур нәтиҗәләре буенча финалга алты малай һәм алты кыз чыкты. Алар № 1, 4, 28, 55, 77, 81, 82, 98, 100, 104, 108, 130 балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр.

«Татар кызы-2023» исеменә 104нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Зәйнәп Галиуллина, «Татар малае-2023» исеменә 100нче балалар бакчасында тәрбияләнүче Әмир Гатауллин лаек булды.


Чыганак http://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев