Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Татар кызы» бәйгесе җиңүчесе билгеле

15нче декабрь көнне Чаллының балалар һәм яшьләр иҗат үзәгендә «Татар кызы – 2022» бәйгесе финалы үтте.

Бәйгенең төп геройлары - иң чибәр, иң булган, иң уңган, талантлы башлангыч сыйныф укучылары! Быел барлыгы 9 кыз катнашты. Алар:

Шакирова Рания

Нургалиева Ильвина

Галиуллина Нәзифә

Галиева Ясминә

Арсланова Айсылу

Ханнанова Диләрә

Хәйбиева Азалия

Вәлиева Ильвина

Сафина Рамина


Алар барысы да үз телебездә матур сөйләшә, җыр-биюгә, нәфис сүзгә дә осталар. Кызлар татар халык ашларын, әниләре яисә әбиләре ярдәмендә пешереп, аш-су осталыкларын күрсәттеләр. Бәлеш, урама, кош теле, чәк-чәк, баурсак... Барысы да телеңне йотарлык тәмле күренә иде. 

Әмма бәйгедә җиңүче бер генә була. «Татар кызы – 2022» исеме быел 12нче урта мәктәбенең 2нче сыйныф укучысы Ильвина Нургалиевага бирелде. Ул диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев