Чаллыда татар яшьләре өчен интенсив форум үткәреләчәк
Ачык ишек

Чаллыда татар яшьләре өчен интенсив форум үткәреләчәк

22-23нче ноябрьдә сәгать 10:00да «Нур» яшьләр үзәгендә татар яшьләре өчен интенсив программа тәкъдим ителәчәк.

Программада:

- «Шәһәр яшьләр мохитендә татар телен үстерү һәм популярлаштыру» темасына түгәрәк өстәл;

- Проектларны эшләү буенча мастер-класс;

-  Татар юнәлешендәге проектларны эшләү, дөньяга ашыру;

- «Безнең Татарстан» квиз уены.

Әлеге чарарда урта һәм югары уку йортлары студентлары, актив яшьләр катнаша ала. Моның өчен mizgel1919@ mail.ru гариза тутырырга кирәк булачак.

Оештыручылар: Чаллы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре буенча идарәсе ярдәмендә «Мизгел» клубы, «Нур» яшьләр үзәге.


Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray


Нет комментариев