Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда сүзлекләр көне уңаеннан чара үтте

Чаллының 52нче мәктәбендә «Телебез җәүһәрләре» дигән әдәби-музыкаль кичә үтте.

Чаллының 52нче мәктәбендә «Телебез җәүһәрләре» дигән әдәби-музыкаль кичә үтте.

Әлеге зур чара бүген, 22нче ноябрь көнендә Россиядә билгеләнеп үтүче сүзлекләр көненә багышланды.

Әлеге очрашуга Казаннан зур кунак – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлегендә өлкән фәнни хезмәткәр булып эшләүче шагыйрә, бик күп хит җырлар авторы Эльвира Сафина килде.

Эльвира ханым – Татар теленең аңлатмалы сүзлекләрен төзүчеләрнең берсе.

Очрашуда төрле матур концерт номерлары тәкъдим ителде: Чаллының 7нче мәктәбендә шөгыльләнүче кызлар Керәшен халык биюе башкардылар; җырчылар Зөһрә Вәлиуллина, Гөлназ Закирова, Илнур Гомәров чыгыш ясады. 52нче мәктәп укучылары кызыклы сценка күрсәттеләр.

Шагыйрә Рәзинә Мөхиярова, Эльвира Сафина үзләренең шигырьләрен укыдылар. Эльвира Сафина сүзлекләр төзү эше турында сөйләде.

Чарада «Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире Айсылу Нәсим кызы Сәлимова да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев