Чаллыда «Созвездие-Йолдызлык» гала-концерты узачак
Ачык ишек

Чаллыда «Созвездие-Йолдызлык» гала-концерты узачак

Гала-концертта Чаллыдан, Алабуга һәм Тукай районнарыннан 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге иҗат коллективлары һәм башкаручылары чыгыш ясаячак.

4нче март көнне Чаллының «КАМАЗ» Мәдәният сараенда 18:00 сәгатьтә «Созвездие-Йолдызлык-2023» республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабында җиңүчеләрнең гала-концерты була.

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы музыка», «Иң яхшы җыр тексты», «Иң яхшы видеоклип» номинацияләре буенча уза.

Гала-концертта Чаллыдан, Алабуга һәм Тукай районнарыннан 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге иҗат коллективлары һәм башкаручылары чыгыш ясаячак, шулай ук җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булачак.

http://nabchelny

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев