Чаллыда «Серле сандык» шәһәркүләм милли яшьләр проектының беренче уены узды
Ачык ишек

Чаллыда «Серле сандык» шәһәркүләм милли яшьләр проектының беренче уены узды

12 октябрь көнне, «Шатлык» яшьләр үзәгендә «Серле сандык» шәһәркүләм милли яшьләр проектының беренче уены булды.

Уен 14-17 яшьлек татар телен белүче укучылар өчен үткәрелде. Уенда 6-8 кешедән торган 10 команда – 1нче, 5нче, 7нче, 23нче, 32нче, 38нче, 58нче, "Адымнар-Чаллы" мәктәпләреннән, 36нчы лицейдан һәм Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернеттан укучылар катнашты.

 "Кем? Кайда? Кайчан?" темасына үткән уенда "Яктылык" командасы 1 урын, "Ак барс" командасы 2 урын, "Беренчеләр" командасы 3 урынга лаек булдылар.

  • "Яктылык"- Лицей №36

  • "Ак барс " 32 нче мәктәп 

  • "Беренчеләр " 1 нче мәктәп 

Чираттагы уен ноябрьда булачак, датасы әлегә билгеле түгел.

https://vk.com/shatlyk_yashlere

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев