Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда Шәүкәт Галиев исемендәге әдәби-иҗтимагый премия тапшыру тантанасы узачак

Премия 4нче мәртәбә тапшырыла.

 

Премия тапшыру тантанасы 14нче март көнне 11.00 сәгатьтә Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясендә була. 

«Көмеш кыңгырау дусларын җыя» дигән әдәби-музыкаль кичә барышында 2022 ел нәтиҗәләре буенча «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән 4 укучы бала һәм 1 өлкән язучы премиягә лаек булачак. Әлеге балаларга «Яшь хәбәрче» таныклыгы бирелә.

Шулай ук, «Акчарлак» һәм «Ирек мәйданы» газеталары белән бергә «Көмеш кыңгырау» газетасы оештырган «Хи-хи хикәя» бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнәчәк.

Әлеге кичәдә республикабызның төрле төбәкләреннән җыелган «Көмеш кыңгырау»ның яшь хәбәрчеләре үзара танышыр, аралашыр, күңелле очрашу булыр дип көтелә.

Премияне Татарстан язучылар берлеге һәм «Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр республика газетасы гамәлгә куйды. Быел премия 4нче мәртәбә тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев