Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда шагыйрь Айрат Суфияновның иҗат кичәсе үтте

Чаллының Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрында шагыйрь Айрат Тәлгать улы Суфияновның иҗат кичәсе үтте.

Кичәгә шагыйрьнең каләмдәш дуслары, иҗатын хөрмәт иткән шәһәрдәшләр, әдәбият галимнәре, язучылар һәм журналистлар җыелды.

Кичә Айрат Тәлгать улының күптән түгел булып үткән юбилеена һәм Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан "Таң калып багам таңнарыма" китабына багышланган иде.

Кичәне Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин алып барды. Ул шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына экскурс рәвешендә үтте. 

Тамашачылар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән танышты. Айрат Тәлгать улы балачакта ук иҗатка тартыла башлый. Әмма аңа тормышның төрле өлкәләренда хезмәт куярга туры килә. 

"Җитди иҗат төньякта эшләгәндә башланды. Сагыну хисе белән сугарылган иде ул әсәрләр. Хәзер дә иҗат итәм, хикәя, романнар да язасы килә", диде Айрат Тәлгать улы Суфиянов.

Айрат абый хөр тавышы белән шигырьләрен укыганда тамашачылар аның уйлы шагыйрь, зур тирән шагыйрь икәнлегенә тагын бер кат инандылар.

Иҗат бәйрәмендә шагыйрьгә Татарстан республикасы Язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдулланың һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевның рәхмәт хатлары тапшырылды.

Кичәдә шагыйрьнең иҗаты хакында язучы Фәүзия Бәйрәмова чыгыш ясады. Ул Айрат Суфияновны үзе өчен интернет челтәрендә ачуын, аның гомер буе авыр эштә эшләп тә күңел чисталыгын саклап калуына соклануын һәм Айрат Суфияновның Башкортстандагы Батыршаның туган ягыннан булганга күрә аеруча якын итүен җиткерде.

Әдәбият галиме Лилия Кашап кызы Галитзуллина Айрат абыйның иҗатына горизонталь һәм вертикаль анализ ясады. Аның иҗатын элегия жанрына кертәм диде ул.

Шагыйрьнең якташы Лира Ибраһимова аның гаиләсенең бик хөрмәтле һәм тырыш булуын билгеләп үтте.

Чаллының татар матбугаты үзәге һәм "Мәйдан" журналы исеменнән Айрат абыйны "Мәйдан" журналының баш мөхәррире Лилия Фәттахова котлады. Айрат Суфиянов - ышанычлы, сүзгә хөрмәтле шәхес. Без аны яратабыз һәм хөрмәт итәбез диде ул.

Бәйрәмне Флүрә Талипова һәм Дания Сибгатуллина башкаруында шагыйрьнең сүзләренә язылган җырлар бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев