Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда Остаз һәм аның укучысының иҗат эшләре күргәзмәсе ачыла

«Энҗекәй» ял йортында 1нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Муратова Эльвира Сәлим кызы һәм аның укучысы Хөсәенова Самирәнең иҗат эшләре күргәзмәсе ачылачак.

27нче гыйнвар көнне 14:00 сәгатьтә "Энҗекәй" ял йортында 1нче балалар 
сәнгать мәктәбе укытучысы Муратова Эльвира Сәлим кызы һәм аның 
укучысы Хөсәенова Самирәнең иҗат эшләре күргәзмәсе ачылачак. 
Экспозициядә рәссамның сәнгатькә күпкырлы карашын күрсәтүче 
эшләр урнаштырылганнар, ә натюрмортлар күргәзмәгә тагын да күбрәк 
яктылык өстиләр. 
Хөсәенова Самирә – Эльвира Сәлим кызының иң оста укучыларының берсе.

Ул 1нче балалар сәнгать мәктәбендә 2014 елдан бирле белем ала. 
Самирәнең тырышлыгы һәм иҗат итәргә теләве Укытучы һәм остаз 
елына багышланган "Иҗат аша дөнья" күргәзмәсендә катнашуга беренче 
адымнар булып килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев