Чаллыда «Муса Җәлил. Җыр кебек тормыш» бәйгесе үтә
Ачык ишек

Чаллыда «Муса Җәлил. Җыр кебек тормыш» бәйгесе үтә

Бәйгедә 5 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

2024 елның 15 гыйнварыннан 14 февраленә кадәр Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Муса Джалиль. Жизнь как песня» дигән бәйгедә катнашырга чакыра.

Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең истәлегенә багышланган бәйгедә 5 яшьтән алып 11 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.

Конкурска Муса Җәлил әсәрләренең берсен яттан укып яздырылган видеолар, шагыйрь әсәрләре буенча рәсемнәр һәм кул эшләре кабул ителә.

Тулырак мәгълүмат.


Нет комментариев