Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Моңлы дөнья» III Халыкара фольклор фестиваль-конкурсының гала-концерты узды

Гала-концертка иң яхшы иҗат коллективлары, ансамбльләр, оркестрлар һәм аерым башкаручылар җыелды.

22нче апрель көнне Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда курайчы Инбер Шафиковка багышланган «Моңлы дөнья» III Халыкара фольклор фестиваль-конкурсының гала-концерты узды. 

Чараның географиясе шаккаткыч киң – анда Мәскәү, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Мамадыш, Сарман, Минзәлә, Әлмәт, Баулы, Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Кукмара, Актаныш, Әлки, Тукай, Саба, Теләче, Тәтеш, Мөслим, Ютазы районнары, шулай ук Башкортостан Республикасы, Чиләбе өлкәсеннән дә катнашучылар бар иде.

Гала-концертка иң яхшы иҗат коллективлары, ансамбльләр, оркестрлар һәм аерым башкаручылар җыелды. Алар сәхнәдә иҗади осталыкларын күрсәттеләр һәм лаеклы бүләкләрен алдылар.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру чорында анда 100гә якын солист һәм 50дән артык коллектив катнашкан.

 

Фото https://vk.com/dk_energetik_nch?z=album-103045238_302495666

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев