Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Минем шәҗәрәм» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бәйгегә балалардан барлыгы 64 эш тәкъдим ителгән.

14нче май көнне Чаллының 15нче Балалар иҗаты сараенда «Минем шәҗәрәм» республика  бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләрен котладылар.

Чарага бәйгенең катнашучылары, җиңүчеләре, аларның әти-әниләре, укытучылары җыелды.

Бәйгегә балалардан барлыгы 64 эш тәкъдим ителгән, шулай ук 4 педагог катнашкан. 

Җиңүчеләр 3 номинациядә билгеләнгән:

— гаилә агачы буенча иҗади эш (1-4 класс);

— гаилә шәҗәрәсе буенча язма эш һәм иҗади эш (5-8 класс);

— үз шәҗәрәңә багышланган тикшеренү эше (9-11 класс).

Беренче номинациядә Валерия Рябова (1нче мәктәп), Камилә Гусманова (14нче гимназия), Сафия Гусманова (41нче мәктәп), Булат Садриев (62нче белем бирү үзәге) җиңү яулады.

Икенче номинация җиңүчеләре: Ангелина Хабитова (15нче мәктәп), Ильназ Сафин (19нчы мәктәп), Максим Матросов (41нче мәктәп).

Өченче номинациядә Мәликә Гиниятуллина (2нче гимназия) һәм Данил Шадрин (20нче мәктәп) җиңде.

Җиңүчеләр дипломнарга лаек булды һәм аларның эшләре бәйгенең республика этабына җибәрелде. 

Чыганак https://nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев