Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Минем балам татарча сөйләшә» шәһәркүләм иҗади бәйгесе үтә

Бәйгедә 3 яшьтән алып 7 яшькәчә балалары булган иҗади гаиләләр катнаша ала.

Бәйге Чаллы шәһәрендә яшәүче татар гаиләләренең милли үзаңын уяту, заманча мәдәни кыйммәтләрне, тарихи хәтерне, татар телен саклау, яклау һәм үстерү максатларында үткәрелә.

Бәйгене Чаллы шәһәре мәктәпкәчә учреждениеләрнең мәгариф идарәсе, Чаллы шәһәренең «Шатлык» 1нче балалар бакчасы-баланың аң-белемен үстерү үзәге үткәрә. «Көмеш кыңгырау» газетасы – мәгълүмати партнер.

Анда 3 яшьтән алып 7 яшькәчә балалары булган иҗади гаиләләр катнаша ала.

Катнашучы гаилә татар телендә гаилә традицияләре турында сөйли һәм бала халык авыз иҗаты жанрындагы бер әсәрне башкара. (Риваять, бәетләр, мәсәлләр, мәзәкләр, легендалар, бишек җырлары һ.б) Чыгышның озынлыгы: 3-5 минут. 

Чыгыш вакытында музыкаль бизәлеш, костюмнар куллану рөхсәт ителә.

Катнашучының чыгышын h264, mp 4, mpeg 2 форматында видеога яздырып, сылтама һәм заявка белән бергә балалар бакчасының электрон почтасына җибәрергә кирәк. 

(Заявка формасы: Баланың исеме, фамилиясе, балалар бакчасы номеры, видеога сылтама).

Чыгышлар
— гаилә әгъзалары сөйләменең дөреслеге һәм чисталыгы;
— баланың әсәрне башкару осталыгы;
— игълан ителгән әсәрне белү;
— актерлык осталыгы;
— башкаручының сәхнә культурасына карап максимум 10 балл белән бәяләнә.

Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 2024 елның 9нчы февраленә кадәр бакчаның электрон почтасына madou001@mail.ru «Конкурска» дип язып җибәрелә. 

I этап - сайлап алу туры. Видеофайлларны карау 2024 нче елның 12-14 февралендә үткәрелә. 
II этап - җиңүчеләрне билгеләү. Бу турда иң күп балл җыйган гаиләләр 16 февраль көнне «Минем балам татарча сөйләшә» шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнаша. 

Элемтәләр өчен: Чаллы шәһәренең «Шатлык» 1 нче балалар бакчасы-баланың аң-белемен үстерү үзәге, адресы Муса Җәлил проспекты, 31нче йорт (ГЭС бистәсе, 4/23 йорт).

Телефон: 70-20-86

Бәйгенең II турда җиңүчеләре һәм призерлары 1 нче, 2 нче һәм 3 нче дәрәҗәдәге дипломнар белән һәм «Көмеш кыңгырау» газетасының махсус призы белән бүләкләнә.

Хөкемдарлар составы оештыру комитеты тарафыннан формалаша.
Хөкемдарлар карары беркетмә белән рәсмиләштерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев