Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда «Минем балам татарча» сөйләшә шәһәркүләм бәйгесенең финалы узды

Бәйге шәһәрдә икенче тапкыр үткәрелә. Аны Чаллының 1нче «Шатлык» балалар бакчасы үткәрә.

Бәйге шәһәрдә икенче тапкыр үткәрелә. Аны Чаллының 1нче «Шатлык» балалар бакчасы үткәрә. «Көмеш кыңгырау» газетасы – мәгълүмати партнер.

Бәйгенең максаты – татар халкының фольклор мирасын иҗади гаиләләр аша дөньяга чыгару, таталантлы балаларны барлау.

Бәйгедә Чаллының 49 балалар бакчасыннан 3-7 яшьлек балалары булган 59 гаиләдән барлыгы 70 бала катнашты.

Катнашучылар татарча матур итеп гаилә традицияләре турында сөйләде, балалар халык авыз иҗаты жанрындагы әсәр – риваять, мәсәл,  бишек җырлары, юаткычлар, әкиятләр, мөнәҗәтләр, такмаклар, уеннар әзерләгәннәр иде.

Финалда 1,2 урыннар алган гаиләләр чыгыш ясады. Балаларның да ата-аналарының әзерләнү дәрәҗәсе бик югары, барсы да милли киемнәрдән, реквизитлар да

Чарада мәртәбәле кунаклар – Чаллы шәһәренең почетлы гражданины, Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева, Чаллының әдәбият һәм туган якны өйрәнү музее җитәкчесе, Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина, «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире Айсылу Сәлимова һәм газетаның веб-редакторы Ләйлә Мирзаһитова бар иде.

«Көмеш кыңгырау» газетасы да махсус бүләк әзерләгән иде. Аңа 1нче «Шатлык» балалар бакчасына йөрүче Гатауллин Раян белән Ләйсәннең гаиләсе лаек булды.

Чара бик югары дәрәҗәдә әзерләнгән, күтәренке рухта үтте. Аны оештыручылар – «Шатлык» балалар бакчасы мөдире Илүсә Гамманова, татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Гумирова Гөлчәчәк ханымга һәм барлык хезмәткәрләргә зур рәхмәт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев