Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Чаллыда мәктәп футбол лигасының яңа сезоны ачылды

Чаллының «Җиңү» футбол манежында мәктәп футбол лигасының сигезенче сезоны ачылды.

Бүген «Җиңү» футбол манежында мәктәп футбол лигасының сигезенче сезоны ачылды. Бу сезонда ярышларда 420 яшь футболчы катнашачак – 32 малайлар командасы һәм 7 кызлар командасы.
Турнирны ачу тантанасын Наил Мәһдиев үткәрде. Шәһәр Мэры ярышларда катнашучыларга болай дип мөрәҗәгать итте:

«Чаллы шәһәре – КамАЗлар җитештерүче эре шәһәр генә түгел, ул һөнәри футбол командасы булган һәм балалар һәм яшүсмерләр футболын үстерүче шәһәр дә. Барыгызны да "КамАЗ" футбол клубының яшүсмерләр һәм өлкәннәр профессиональ командасында көтеп калабыз».

Аннан соң мэр командалар, аларның тренерлары белән сөйләште, футболчыларның кәефен белеште.

Исегезгә төшерәбез, узган сезонда малайлар арасында 30 нчы мәктәпнең «Кенгур» командасы җиңүче булды, аларның тренеры Илшат Сәхәбетдиновка Наил Мәһдиев һәм Эдуард Фәттахов Рәхмәт хаты тапшырдылар.

http://nabchelny.ru/news/50117

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев