Чаллыда мәчеләр фестивале узачак
Ачык ишек

Чаллыда мәчеләр фестивале узачак

Үзәк шәһәр китапханәсе 8нче августта Бөтендөнья мәчеләр көне уңаеннан җәйнең иң йомшак фестиваленә чакыра.

 

Үзәк шәһәр китапханәсе 8нче августта 15:00-17:00 сәгатьләрдә Бөтендөнья мәчеләр көне уңаеннан җәйнең иң йомшак фестиваленә чакыра.

«КОТОФЕСТ» кунаклары өчен тере музыка, мастер-класслар, аквагрим, уен мәйданчыгы һәм күргәзмәләр белән күңел ачу программасы оештырылачак.

«Зверополис» ветеринария клиникасы һәм шәһәр волонтерлары белән очрашу сезгә мәчеләрегезне ничек тәрбияләргә кирәклеген ачыкларга ярдәм итәчәк. Теләге булган һәркем приютта яшәүче мәчеләрне сыйпап, аларны үз өенә ала, «мәче кәрзинен» тәмле ризыклар һәм хайваннар өчен беренче кирәк-яраклар белән тулыландыра алачак.

Белешмәләр өчен телефон 70-02-26; 89172712747.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев